Татарстан Премьер-министры “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ААҖ арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куюда катнашты
15.06.2009
Бүген Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка кул кую тантанасында Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Виктор Клочай, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Шуны искәртик: Россиянең Транспорт министрлыгы башлыгы Игорь Левитин бүген Татарстанга (“Бигеш” аэропорты) ике көнлек эш визиты белән килде. Визит кысаларында ул “Камминз Кама” уртак предприятиесен, Автозаводның фәнни-техник үзәген, “КАМАЗ” ААҖ нең заманча автомобиль техникасы күргәзмәсен карап чыкты. Аны “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде.
Аннары эшлекле киңәшмә булды, шуннан соң “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Иртәгәгә, ягъни 16 нчы июньгә, Россия транспорт министры Игорь Левитинның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы (Казан Ратушасы), 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының төп объектларын карап чыгу, “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү (Татарстан Республикасы)” проекты кысаларындагы объектларны проектлау тәртибе турындагы меморандумга кул кую һ.б. планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте