Татарстан Премьер-министры республиканың Әлки районындагы терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешенә бәя бирде

12.06.2009

Бүген Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына эш визиты белән барды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм хуҗалыклары район территориясендә урнашкан инвестор компания (аерым алганда, “Красный Восток – Агро”) вәкилләре озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Красный Восток – Агро” ААҖ нең терлекчелек комплексларын карап чыкты, игенчелек һәм үсемлекчелекнең заманча технологияләре белән танышты.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Әлки районының игенчелек культурасын югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер районда гамәлгә ашырыла торган терлекчелек программаларының Европа дәрәҗәсендәге зур программаларга туры килүе турында да сөйләргә була.
“Мин бүген үсемлекчелек мәсьәләләрендә зур алга китеш күрдем, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Алар дөньякүләм стандартларга туры киләләр, һәм без технологияләр, заманча якын килүдә “Красный Восток – Агро” ААҖ башлап җибәргән эшне башка районнарда да пропагандалаячакбыз”.
Рөстәм Миңнеханов “Красный Восток – Агро” ААҖ продукциясенең югары конкуренцияле булуын әйтте һәм моның әлеге инвесторның зур казанышы булуын билгеләп үтте. Татарстанның хөкүмәт башлыгы бөтен җиһаз һәм технологияләрнең инвестор компания акчасына һәм бурычка алып торылган акчага сатып алынуын аеруча ассызыклап китте.
“Хәзер банкларда кредит алу ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген һәм ставкаларның нинди булуын барысы да белә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, федераль хөкүмәт авылда төрле программаларны гамәлгә ашыручы инвесторлар проблемаларын чишүдә ярдәм итәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләренең кызыксынулары туры килмәвен, базар торышын җайга салу эшләмәвен һәм моның өстәмә мәшәкать тудыруын билгеләп үтте.
“Әйтик, җитештерүче компанияләр сөт җитештерү күләмен арттыра алалар, ләкин монда, беренчедән, аны сату, икенчедән, сатып алу бәясен билгеләүгә бәйле проблема бар”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.
Ул яшьләрнең, заманча техника, технология һәм җиһазлар кулланып, авылдагы эшкә кушылып китүен күрү бик күңелле булуын әйтте.
“Красный Восток – Агро” агрохолдингы хуҗаларының берсе Айрат Хәйруллин журналистларга терлекчелек комплексларының берсендә (Әлки районында) 5200 сыер барлыгын, аларның 11 мең баш яшь терлек белән тәэмин итеп торуларын әйтте. Аның сүзләренә караганда, райондагы һәр фермада кимендә 1,5 мең тана бар, бу якынча 500 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирә. Айрат Хәйруллин узган елда гына да хуҗалыкларда 860 млн. сумнан артык хезмәт хакы түләнгәнлеген әйтте.
“Красный Восток – Агро” көн саен Европа сыйфатындагы 700 тонна сөт белән тәэмин итеп торырга сәләтле, бүген үк бу күләмнең нәкъ яртысы төяп озатыла”, - диде Айрат Хәйруллин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте