Татарстан Премьер-министры Сабан туен Түбән Камада каршы алды
13.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада милли бәйрәм – Сабан туенда катнашты. Шәһәр мәйданына 70 меңнән артык кеше - Түбән Камада яшәүчеләр һәм бөтен республикадан килгән кунаклар җыелган иде.
Иң яраткан милли бәйрәмнең Түбән Камадагы үзенчәлегенә бәя бирергә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Сибур-Холдинг” ААҖ президенты Дмитрий Конов, дөньякүләм танылган теннисчы Марат Сафин, кагыйдәләрсез көрәш буенча дөнья чемпионы һәм Голливудның русча сөйләшүче бердәнбер актеры Олег Тактаров килде.
Кунакларны балалар, яшьләр ансамбльләре һәм милли ансамбльләр, 2,5 мең урынга исәпләнгән сәүдә шәһәрчеге сәламләп каршы алды. Бәйрәм мәйданчыклары арасында “Осталар шәһәре” аерым урын алып тора иде. Анда Владимир Тапляков, Әхсән Фәтхетдинов, Лилия Сафина һәм башка җирле рәссамнар үз эшләрен тәкъдим итте.
Чәчү батырларын традицион бүләкләү тантанасыннан соң, мәйдан сәхнәсендә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча әзерләнгән тамаша башланып китте. Театральләштерелгән прологта якынча 2 мең мәктәп укучысы, шәһәрдәге фольклор һәм хореография коллективлары катнашты. Вокал һәм бию ансамбльләренең бәйрәм чыгышын татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова тагын да ямьләндереп җибәрде.
Кыргызстаннан килгән канатта йөрүчеләрнең чыгышы концертка күпмилләтле төс бирде һәм тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Традицион ат чабышлары да аларның күңеленә хуш килде. Анда Түбән Кама чабышкысы Бабусар (“Актай” ат-спорт мәктәбе) беренче урынга чыкты.
Спорт җанатарлары 30 милли спорт төре ярышларын карадылар. Милли көрәш буенча спорт мастеры Азат Мортазин Түбән Камада үткәрелгән 2009 ел Сабан туеның абсолют батыры булды. Җиңүчегә 85 килограммлы тәкә һәм автомобиль бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте