Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәехразиев: эшсезлек Яр Чаллының иң зур проблемасы булып кала бирә

09.03.2010

Яр Чаллының иң зур проблемасы булып һаман да эшсезлек кала бирә. Ул хакта бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 46нчы сессиясендә шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәехразиев белдерде.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Васил Шәехразиев хәбәр иткәнчә, 2009 елда реаль хезмәт хакы 17%ка, ә җитештерү күләме 2 тапкырга кимегән. Болар барысы да 2009 елда шәһәрнең социаль юнәлешле бюджеты өчен шактый җитди сынау булган. Ел тотрыклы рәвештәге түбән керемнәр белән узган. Чыгымнарны киметү буенча чаралар бюджет чыгымнарын 284,3 млн. сумга киметергә мөмкинлек биргән.

Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән “КамАЗ” ААҖ заказларга 30 млрд. сумнан күбрәк акча җәлеп итә алган. Компания быел тормышка ашыралачак яңа проектлар башлаган.

Республика һәм Россиядәге зур объектларны төзүдә катнашкан төзелеш оешмалары ярдәме белән төзелеш-монтаж эшләре күләмен 2008 ел дәрәҗәсендә саклап кала алганнар.

Кризиска каршы үткәрелгән федераль һәм республика чаралары буенча гына да шәһәр 5,5 млрд. сум күләмендә акча алган.

2009 елда иң катлаулы хәлдә автомобиль өлкәсе калды. Узган елны, 2008 ел белән чагыштырганда, йөк машиналары 2,2 тапкыр, җиңел машиналар 7,5 тапкырга әзрәк җитештерелгән.

Федераль үзәкнең ярдәме белән зур югалтуларны читләтеп узарга мөмкин булды. Оборона министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, 2013 елда Казанда узачак Универсиада һәм 2014 елда Сочида узачак Олимпиада кебек чараларга зур корпоратив һәм дәүләт заказлары үтәлде.

Автосәнәгатькә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме быел да дәвам иттереләчәк.

Халыкның реаль түли алу сәләтен һәм транспорт хезмәтләренең халык өчен әһәмиятле булганын исәпкә алып, 2009 елда шәһәрдә җәмәгать транспортында йөрү хакы 2008 ел дәрәҗәсендә сакланып калды. Шәһәр бюджеты керемнәренең зур күләмдә кимүенә карамастан, пенсионерлар, күпбалалы гаиләләр һәм инвалидларга бакча җәмгыятьләренә йөрү өчен 15 миллион сум акча бүленеп бирелде. 2010 елда шәһәр өчен гадәти булган әлеге социаль проект дәвам иттереләчәк.

Васил Шәехразиев белдергәнчә, кризис елында Яр Чаллы инвестицион сәясәт юлы белән үсеш алды. 2009 елда шәһәр икътисадына 10,6 млрд. сум күләмендә акча кертелгән. Финанслауның барлык чыганаклары хисабына да узган ел эчендә 200,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган.

2009 елда 293 йортка ремонт ясалган. Эш хакы 1 млрд. 757 млн. сум тәшкил иткән. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк. 3500 кеше эш урыннары белән тәэмин ителгән. 106 подряд оешмасы һәм студент отдрядының хезмәтләреннән файдаланылган.

Шәһәр өчен иң зур проблема булып эшсезлек кала бирә. Кризис башыннан бирле Яр Чаллыдагы эшсезләр саны өч тапкырга арткан: 5 меңнән 14 мең кешегә кадәр. 2010 елның 1нче гыйнварына эшсезлек дәрәҗәсе 4,59% тәшкил иткән. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән шактый югары, ә ул 2,76% тәшкил итә.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.