РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанга сәфәр кыла.
Сәфәрдә аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөри.
Елена Скрынник 850 ана дуңгызга исәпләнгән нәсел фермасында һәм 3700 баш ана дуңгыз асрала торган “Камский бекон” ҖЧҖ селекция-гибрид үзәгендә булыр дип көтелә. Шуннан соң министр “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнә юл тотачак, анда инкубация цехы, эшкәртү комплексы, биредә җитештерелә торган продукция күргәзмәсе белән танышачак. Аннары Елена Скрынник төзелеш эшләре алып барыла торган премикслар җитештерү заводында (Нидерландның "DSM" компаниясе белән уртак предприятие) булачак.
Шуннан соң Тукай районында “2008-2012 елларда Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын үтәү, авыл хуҗалыгы чимал һәм азык-төлек продукциясе базарын җайга салу кысаларында итне сәнәгый җитештерүне тәэмин итү” дип исемләнгән пленар утырыш уза.
Искәртеп узабыз, 17нче февральдә РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2010 елда авыл хуҗалыгы производствосына ярдәм итү һәм авылны социаль яктан үстерү максатыннан 14 миллиард сумлык субсидия бирү турындагы килешүгә кул куйды.
Татарстанда Дәүләт программасын финанслау күләме – илдә иң зурысы. Федераль бюджеттан – 9,9 миллиард, республика бюджетыннан 4,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
Республика 2,8 миллиард сум күләмендәге тәүге траншны язгы кыр эшләре башланганчы ук алыр дип көтелә. Әлеге акчалар, аерым алганда, ит һәм сөт терлекчелеге, ит һәм сөт эшкәртү, ашлыкны беренчел эшкәртү һәм саклау проектларын гамәлгә ашыруга сарыф ителәчәк.
Агымдагы елның ике аенда ТР авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан 189 мең тонна сөт, 47,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, үсеш 11 һәм 7 процент тәшкил итә. Республиканың Әлки, Аксубай, Сарман, Чирмешән һәм башка районнары дәүләт программасы буенча үз йөкләмәләрен арттырып үти.
Республикада сөт җитештерү буенча фаразланган күрсәткечләрдән калышу 1 проценттан артык тәшкил итә. Азнакай, Әлмәт, Биектау һәм Зәй районнары сөт җитештерүдә артта сөйрәлә.
Ике айда бер сыердан уртача 738 килограмм (+60 килограмм) сөт савып алынган. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 2, дуңгызларның – 1, сарыкларның баш саны 11 процентка арткан.