Казанда Владимир Путинга Универсиада-2013 Авылын тәкъдим иттеләр

05.05.2010

Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга 2013 ел Универсиадасының Авылын тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Татарстан Республикасы башкаласына эшлекле сәфәр белән килде.

"Универсиада Авылы" торак комплексы турында Владимир Путинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. Алар Авыл һәм иҗтимагый үзәк макетларын (Һосе Асебильо проекты) күрсәтте. Соңрак Россия Хөкүмәте башлыгы төзелә торган торак комплексын карады.

Илсур Метшин Владимир Путин һәм Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шуваловка Универсиада Авылы төзелешенә кагылышлы карарлы җитез рәвештә кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Соңрак хөкүмәт кортежы Универсиаданың башка объкты - Көрәш сараена юл тотты.

ТР Президенты матбугат хезмәте.