Яңалыклар

25.12.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Визитның бер максаты – Татарстанның Саба муниципаль районы оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.

Тантаналы чаралар район Мәдәният сараенда ТР Хөкүмәте вәкилләре, кайбер министрлыклар, Саба муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашында узачак.
24.12.2010
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин Имәнлек урамында төзелгән йортта булды. Биредә, нигездә, ветераннар яшәячәк. Алар ике пенсионерны өй туйлары белән котлады. Кунаклар буш кул белән килмәгән иде – алар өй туйлары үткәрүчеләргә бүләкләр тапшырды.
24.12.2010
2010 ел йомгаклары буенча, республиканың дәүләт бурычы 57,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Аның чагыштырма күрсәткече республика казнасы еллык керемнәренең 69 процентын тәшкил итә. “Бу күрсәткеч бюджет турындагы законнарда каралган параметрларга каршы килми. Шул ук вакытта бик киеренке дә”,-ди финанс министры Радик Гайзатуллин. Ул бу хакта ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең, Федераль казначылыкның ТР идарәләренең бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Корстон”да узган уртак коллегия утырышында белдерде. Ул 2010 елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенең якынча йомгакларына һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
24.12.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча торак программасы срокларын өзүдә гаеплеләрне ачыкларга вәгъдә итте. Республика башлыгы ТР Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
23.12.2010
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында депутатлар, республикада “Муниципаль хезмәт өлкәсе үсешендәге казанышлар өчен” медаль гамәлгә куелу уңаеннан, “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законына үзгәрешләр кертте.
23.12.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.

Искәртеп үтәбез, Әхмәт Тута яңа дипломатик вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эшләүдән туктый.
23.12.2010
“Кеско” компания җитәкчелеген Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Кеско” ҖЧҖ (“АТЭК” компанияләр төркеменә керә) генераль директоры Евгений Бидило белән очрашуы вакытында сүз булды. Анда ике арада хезмәттәшлек перспективалары каралды.
22.12.2010
Татарстан белән Башкортстан арасындага тауар әйләнеше 30 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бүген Уфада ике республика башлыклары - Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов очрашуында шундый бурыч куелды.
22.12.2010
Татарстан белән Башкортстан бергә ике республика арасында транспорт элемтәсен үстерүдә эшләячәк. Бу хакта бүген Уфада очрашуда ике республика башлыклары Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов белдерде.
22.12.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башлыгы вазифасы атамасын үзгәртү мәсьәләсен хакимиятнең закон чыгару органнары хәл итәргә тиеш. Бүген ул бу хакта Уфада белдерде.

Битләр: << 2041 2042 2043 2044 2045 2046 2047 ( 2048 ) 2049 2050 >>