Дәүләт тарафыннан пенсияләрне уртагыннан финанслашу һәм пенсия тупламнарын инвестицияләү программасында 102 мең татарстанлы катнаша, аны гамәлгә ашыруның беренче елында дәүләт үзенең йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәде, нәтиҗәдә, 20 меңләп граждан хисабына 55 млн. сум акча салынды. Моннан тыш, шушы программада катнашкан хезмәткәрләренә 26 предприятие үз хисабыннан өстәмә акча күчерә тора. Былтыр Пенсия фондының Татарстан бүлегендә пенсия тупламнары буенча 160 мең гариза кабул ителеп, ел ахырына шушы туплам өлеш 25 млрд. сум тәшкил итте.