Рөстәм Миңнеханов: “Президент вазифасының атамасын үзгәртү турында белгечләр уйларга тиеш”

22.12.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башлыгы вазифасы атамасын үзгәртү мәсьәләсен хакимиятнең закон чыгару органнары хәл итәргә тиеш. Бүген ул бу хакта Уфада белдерде.

“Мине хәзерге атама канәгатьләндерә. Әмма федераль закон бар һәм галимнәр, белгечләр ул хакта уйларга тиеш”, - диде Р.Миңнеханов журналистларның төбәк башлыклары вазифасын президент дип атауны тыю турындагы федераль закон кабул ителүне шәрехләвен сорап мөрәҗәгать итүгә каршы.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та үз фикерен белдерде. “Без бу федераль законны вакыт җиткәч үтәргә тиеш икәнлекне аңлыйбыз. Әлегә бу закон 2015 елга кадәр республика башлыгы вазифасы атамасын үзгәртмәскә мөмкинлек бирә, - дип искәртте Р.Хәмитов. - Әле уйларга вакыт бар. Без Татарстан белән бу мәсьәләдә килешеп эш итәчәкбез”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.