Илдар Халиков ветераннарны өй туйлары белән котлады
24.12.2010Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин Имәнлек урамында төзелгән йортта булды. Биредә, нигездә, ветераннар яшәячәк. Алар ике пенсионерны өй туйлары белән котлады. Кунаклар буш кул белән килмәгән иде – алар өй туйлары үткәрүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшин иң беренче булып Фәттаховларның өч бүлмәле фатирына керде. Гадилә Гыйләҗ кызы әлеге фатирны Ленинград блокадасын кичерүче буларак алган. Аның ире – элеккеге хәрби, ул хезмәт иткән елларда алар бөтен илне диярлек йөреп чыккан. Хәзер аңа 77 яшь, ул отставкадагы подполковник. Яңа фатирга Фәттаховлар кызының гаиләсе (аның да ике кызы бар) белән бергә күчеп килгән. Пенсионерлар кунакларга үз фатирларын күрсәтте һәм барысы өчен дә рәхмәт белдерде.
Шуннан соң Премьер һәм мэр Фәттаховларның күршеләренә - Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Лаврентьев фатирына керде. В.Лаврентьев 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашкан.
Аннары яңа фатир хуҗалары чәй өстәле артында кунаклар белән әңгәмә корды. “Биредә 100 гә кадәр яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безгә Президент йортны вакытыннан алда сафка бастырырга һәм Яңа елга файдалануга тапшырырга дигән күрсәтмә бирде, ә сез безгә 100 гә кадәр яшәячәкбез дигән вәгъдә бирегез”, - диде Казан мэры.
Илдар Халиков Татарстанның ветераннар өчен торак төзүдә Россия төбәкләре арасында әйдәп баруын һәм Яңа ел алдыннан йортларның файдалануга тапшырылуын ассызыклады.
Имәнлек урамында урнашкан 16 катлы йортта 96 фатир бар, шуларның 76 сы ветераннарга биреләчәк. Күршедәге йортта да төзелеш һәм бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә. Анда да ветераннар өчен фатирлар каралган. Әлеге йортны киләсе елның беренче кварталында файдалануга тапшыру күздә тотыла.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякованың сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан 735 ветеран торак алу өчен чиратта тора, аларның 640 ына субсидия алу турында хәбәр җиткерелгән инде. 106 ветеран тораклы булган, тагын 76 ветеран якын көннәрдә әлеге яңа йортка күченәчәк.