Илдар Халиков шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә күпфатирлы торак йортны карады
25.12.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Визитның бер максаты – Татарстанның Саба муниципаль районы оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.
Тантаналы чаралар район Мәдәният сараенда ТР Хөкүмәте вәкилләре, кайбер министрлыклар, Саба муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашында узачак.
Эш сәфәре кысаларында Илдар Халиков шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә күпфатирлы торак йортны карады. Закир Йосыпов урамындагы әлеге йорт ветераннарның торак шартларын яхшырту федераль программасы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән. ТР Хөкүмәте башлыгы яңа йортка моннан бер ай элек күченгән ветеран Әхмәт Ногмановның фатирында булды.
2010 елның 25 декабре мәгълүматларына караганда, Саба муниципаль районында торак шартларын яхшырту буенча 273 ветеран исәптә тора. Социаль ипотека буенча фатир төзүгә - 9, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе программасы буенча шәхси торак төзүгә - 85, З.Йосыпов һәм Мәктәп урамнарында сафка бастырылучы йортлардан фатир сатып алуга – 60, икенчел базардан фатир сатып алуга 85 кеше гариза биргән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Саба муниципаль районында исәпкә баскан ветераннарның 75 процентка якыны үзләренең торак шартларын яхшырткан инде.
Алга таба ТР Хөкүмәте башлыгы Саба муниципаль районының Килдебәк авылында урта гомумбелем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте