Рөстәм Миңнеханов: “Зур бурыч йөкләмәсе шартларында нәтиҗәле бюджет сәясәтен алып бару кирәк”
24.12.20102010 ел йомгаклары буенча, республиканың дәүләт бурычы 57,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Аның чагыштырма күрсәткече республика казнасы еллык керемнәренең 69 процентын тәшкил итә. “Бу күрсәткеч бюджет турындагы законнарда каралган параметрларга каршы килми. Шул ук вакытта бик киеренке дә”,-ди финанс министры Радик Гайзатуллин. Ул бу хакта ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең, Федераль казначылыкның ТР идарәләренең бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Корстон”да узган уртак коллегия утырышында белдерде. Ул 2010 елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенең якынча йомгакларына һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, дәүләт бурычының 66 процентын федераль казнадан кредитлар рәвешендә алынган туры йөкләмәләр тәшкил итә. 34 проценты - дәүләт гарантияләре өлеше. Быел республикага федераль казнадан барлыгы 20,5 млрд. сумлык сигез кредит алынган. Аларны кире кайтару графигы 2015 елга кадәрге вакытны эченә ала.
Зур бурыч йөкләмәсе шартларында нәтиҗәле бюджет сәясәтен алып бару. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары алдына әнә шундый бурыч куйды. “Агымдагы ел катлаулы шартларда узса да, салым, финанс, казначылык органнарының җайга салынган эшчәнлеге аны уңышлы узарга ярдәм итте”, - дип сүзен башлады Президент. Республика башлыгы моның өчен аларга рәхмәт белдереп, алга таба да бу система республика, ил мәнфәгатьләре өчен тотрыклы эшләргә тиеш дигән бурыч куйды.
Президент быел республика бюджетындагы кытлыкны бетерүдә федераль бюджет ярдәменең зур өлешенә тукталды. “Дөрес, бүген бурыч йөкләмәсенең артуы күзәтелә. Ләкин читтән җәлеп ителгән бюджет кредитлары тиешсез сарыф ителмәде. Аларның барысы да максатчан. Алга таба да бу юнәлештә нәтиҗәле дәүләт сәясәте кирәк”, -дип ассызыклады ул.
Президент киләсе елда финанс, салым һәм казанчылык органнары алдында салым базасын арттыру буенча җитди эш торуын искәртте. Билгеле булганча, киләсе елдан социаль салым үсәчәк. 2011 елдан иминият взнослары ставкасы хәзерге 26 проценттан 34 процентка җиткереләчәк. Салым йөкләмәсе үсеше, нигездә, пенсия фондына (26 процентка җитә) һәм медицина иминиятенә (5,1 процент) взнослар хисабына артачак. Социаль салым күләме элеккечә 2,9 процент дәрәҗәсендә кала. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бер яктан, бу үзгәреш, ул илдә сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә ярдәм итсә, икенчедән, кече бизнеска кире йогынты ясаячак. Аларның салым түләмәс өчен, күләгәгә китү, хезмәт хакларын түләүдә “конверт” ысулына күчүе мөмкин. “Шуны исәпкә алып, муниципалитетлар кече бизнес предприятиеләренә карата фискаль, административ чаралар күрү генә түгел, беренче чиратта, кече предприятиеләрне заказлар белән тәэмин итүне кайгыртырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент. “Лизинг-грант” программасы аша ярдәм итү дә бик урынлы булачак.
Рөстәм Миңнеханов республика казнасын тулыландыруда акцизлар, керем салымы, физик затлар кеременә салымны, җирле казнаны тулыландыручы төп чыганак булган җир салымын җыюны активлаштыру, муниципаль милекнең нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгын да искәртте. Ул муниципалитетларны җирле казналарның керем өлешен арттыру өстендә эшләргә чакырды. “Республика казнасыннан акчалар беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә бүлеп бирелә. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәнияткә бирелгән финансларны үз дигәнегезчә файдаланырга тиеш түгелсез. Өстәмә керемнәр турында кайгыртыгыз. Аларны үзегез теләгән юнәлешләргә тота аласыз”, - дип белдерде Президент. Республика башлыгы үз чыгышында тагын бер кат киләсе елда да бюджет үтәлешендә казначылык системасы дәвам итәчәген ассызыклады.
Соңыннан Президент финанс, салым һәм казначылык органнарының югары нәтиҗәләргә ирешкән бертөркем хезмәткәренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.