Равил Моратов: “Түбәләрне кар яуган саен чистартырга кирәк”

09.02.2011

Казанда кешеләр күпләп була торган объектларның түбәләрен чистартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта бүген гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.

Казанда утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Ул утырышны ачканда, Казанда көн саен, кайвакытта көнгә ике тапкыр кардан чистартылмау сәбәпле, торак йортларның түбәләре ишелә. Соңгы очрак 8 февральдә Бутлеров урамындагы 56 нчы йортта булды, корылма ауганда үзәк ягулык системасына зыян китергән һәм фатирларны су баскан.

“Түбәләрне чистарту – катлаулы эш түгел, әмма зур чыгымнар сорый. Түбәләрне кар яуган саен чистартырга кирәк. Бу идарәче компанияләрнең һәм Торак милекчеләре ширкәтләре эше”, - дип билгеләп үтте Равил Моратов. Аның сүзләренә караганда, кызганычка каршы, бу мәсьәләгә салкын карау табигый хәлгә әйләнде. “Гаеплеләрне җавапка тарту зарур. Бигрәк тә кар шуып төшә торган түбәләр куркыныч тудыра”, - диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

Рафис Хәбибуллин үз чыгышында, хәзерге вакытта торак йортларның чистартылмаган түбәләре проблемалы мәсьәлә дип белдерде. “Түбәләр күп кар җыелу сәбәпле ишелә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар”, - дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтәбез, 3 февральдә Короленко урамындагы проиизводство бинасы ишелү нәтиҗәсендә бер кешеең гомере өзелде.

Рафис Хәбибуллин игътибарны Казан гипермаркетлары түбәләрен чистарту мәсьәләсенә юнәлтте. “Хәзерге вакытта кешеләр күпләп була торган объектларның түбәләрен чистарту мәсьәләсе кискен тора. Барлык шундый корылмаларны тикшерергә кирәк”, дип ассызыклады министр.

Аның сүзләренә караганда, Казанда түбәләре кардан чистартылмаган дәүләт биналары, шул исәптә ТР Мәдәният министрлыгы белән ТР мәгариф һәм фән министрлыгы объектлары күп.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы