2011 елда Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да “кече БДИ” тапшырачак

08.02.2011

Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тәртиптә рус теле һәм математика буенча “кече БДИ” тапшырачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр итте.

Министрның сүзләренә караганда, узган ел республика мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 89 процентка якыны рус теле һәм математика буенча БДИ формасында имтихан тапшырган. “Бөтен ил барыбер шуңа күчәчәк, - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов. – Шуңа күрә быелдан башлап Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар БДИ формасында ике фәннән мәҗбүри имтихан тапшырачак”.

2011 елда яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе барлыгы 11 фән буенча үткәрелә, мәктәп тәмамлаучы аларның теләсә кайсын сайлый ала: рус теле һәм математика – мәктәп тәмамлаучыларның барысын да колачлый; тарих, физика, география, җәмгыять белеме, химия, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит тел, әдәбият фәннәренең кайсын да булса берсен укучы үзе сайлый.

ТР мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, быел 9 нчы сыйныфны 38574 кеше тәмамлый. Татарстанда “кече БДИ” буенча 90 меңгә якын имтихан тапшырылыр дип көтелә.

Имтиханнарда икедән артык канәгатьләндерерлек билге алмаган укучылар өчен тагын бер аттестация министрлык тарафыннан билгеләнгән өстәмә срокларда традицион формада үткәреләчәк. Әгәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы мәҗбүри фәннәр буенча “кече БДИ”ны “батырса” һәм аларны традицион формада икенче кат тапшыра алмаса, ул икенче елга кала.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.