ТР делегациясе Свердловски өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла
10.02.2011Бүген Татарстан делегациясе Свердловски өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составында – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. Алар Первоуральски яңа торба заводында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр алып барачак.
“Первоуральски яңа торба заводы” ААҖ ендә ТР делегациясе Медицина үзәгендә, Финиш үзәгендә, “Железный озон 32” комплексында булачак. Киңәшмәдә “Железный озон 32” комплексын, “Алар Первоуральски яңа торба заводы” ААҖ, яңа торба прокат цехы төзелеше проекты тәкъдим ителәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.