Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идал буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, төзелеш, проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде. Агымдагы вәзгыять турында Президентка проектны гамәлгә ашыруда катнашучы «Нефтегазинжиниринг» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Главнефтегазстройсервис» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» ААҖ подряд оешмалары җитәкчеләре бәян итте.