Яңалыклар

16.03.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионының төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш штабында киңәшмә үткәрде, анда стадионны җиһазландыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

16.03.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка Татарстан Республикасы бүләген тапшырды. Бүләк Казан Кремленең камин залында тапшырылды.

16.03.2012

Бүген Россия сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров Казанда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

15.03.2012
РФнең бөтен төбәкләре дә сәнәгать буенча Координация советына керергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда журналистларга биргән әңгәмәсендә шундый фикер белдерде. Искәртеп узабыз, бүген Казан вертолет заводы базасында сәнәгать буенча Координация советының беренче утырышы узды. Анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Денис Мантуров, төбәк сәнәгать министрлары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты.
15.03.2012
Бүген РФ сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Денис Мантуров “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә оештырылган, машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерелгән продукция урын алган күргәзмә белән танышты.
15.03.2012
Бүген Казанга ике көнлек эш визиты белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Денис Мантуров килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.
14.03.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Аракчино гипсы” ҖЧҖ ендә булды. Республика башлыгын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, предприятие директоры Ринат Хәмзин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
14.03.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Аджай Малхотра белән очрашты. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, республика халкының Һиндстанга карата кызыксынуы көчле, бүгенге көндә ихтимал хезмәттәшлек өчен барлык юнәлешләр дә тулысынча ачылмаган әле. Р.Миңнеханов кунакларга Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиленең дус-тату гомер кичерүе хакында хәбәр итте. “Конфессияара һәм милләтара татулык төбәккә тотрыклы үсеш кичерергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ул, кунакларны сәламләп.
13.03.2012
Татарстан Республикасы полициясенең барлык бүлекләрендә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул итте.
13.03.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Мәскәү өлкәсендә “Снеж.Ком” тау чаңгысы комлексында булды. Әлеге комплекс 2008 елның мартында ачылган. Комплекс составына тау чаңгысы үзәге, сноу-парк, шугалак, шулай ук фитнес үзәге булган күңел ачу-сәламәтләндерү комплексы керә.

Битләр: << 1921 1922 1923 1924 1925 ( 1926 ) 1927 1928 1929 1930 >>