Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы сессиясендә катнаша
19.03.2012Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXII сессиясендә катнашу өчен Россия делегациясе составында Страсбургка килде.
Конгресс утырышында Ауропа парламентарийлары финанс кризисының җирле һәм төбәк хакимиятләренә йогынтысына бәйле мәсьәләләр, дөнья сәсясәте һәм икътисадындагы агымдагы вәзгыять хакында фикер алышачак. Визит кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасы, Актуаль мәсьәләләр комитеты һәм башка җитәкче органнары утырышларында катнашыр дип көтелә.