ТР Президенты һәм Виктор Басаргин Татарстанның федераль программаларда катнашуы буенча фикер алышты

20.03.2012

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин белән очрашты.
 Яклар республикада күп фатирлы торак йортларны капталь ремонтлау барышы, гомумән алганда, 2011 елда ТР да төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык эш нәтиҗәләре, шулай ук 2012 елда коммерция һәм социаль ипотека кысаларында торак төзелеше, инженер инфраструктурасы, шулай ук социаль объектларны торгызу турында фикер алыштылар.
 Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда Татарстанда поликлиникаларны, гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлау кебек программалар гамәлгә куелуы хакында сөйләде. Моннан тыш, республикада “Чиста су” программасы эшли дип белдерде ТР Президенты.
 Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Виктор Басаргин Татарстанның кайбер федераль программаларда “Торак”, күп фатирлы торак йортларны ремонтлау һ.б.) катнашуы буенча фикер алышты. Якын арада РФ Төбәк үсеше министрлыгы киләчәктә моношәһәрләрне үстерүгә багышланган бөтенроссия киңәшмәсе үткәрергә планлаштыра.
 Аерым алганда, Татарстан моношәһәрләрнең берсендә (Чаллы, Чистай яки Кама Аланы) бөтенроссия киңәшмәсе үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу моношәһәрләргә ярдәм итү һәм үстерү кысаларында нинди эшләр башкарылган һәм киләчәктә гамәлгә ашырылачагын үрнәк итеп күрсәтү өчен кирәк
ТР Президенты матбугат хезмәте