Яңалыклар

13.03.2012
Бүген Әлмәт муниципаль районы Советы утырышында Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекнең яңа башлыгы итеп сайланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән аның кандидатурасын тәкъдим итте.
13.03.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанда икенче, Россиядә 63 нче булып ачылган Тихорецкая урамындагы сәүдә үзәгенең рәсми ачылыш тантанасында катнашты. Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, компания җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Тихорецкая урамында урнашкан әлеге ваклап һәм күпләп сәүдә итү үзәге беренче клиентларын 16 нчы февральдә үк кабул иткән. Компания кече һәм урта бизнес, отель һәм ресторан вәкилләренә эксклюзив тәкъдимнәр ясый.
13.03.2012
“Алабуга” махсус икътисади зонасы тагын 4 резидент –компания белән тулыланды. Күптән түгел махсус икътисади зонаның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Күзәтүчеләр советы утырышында “Армстронг Билдинг Продактс”, “РМА Рус”, “ЭкоТехнологии-Алабуга”, “Ист Болт Елабуга” ҖЧҖ резидент статусы бирергә тәкъдим ителде. Әлеге компанияләр теркәлгәннән соң, “Алабуга” МИЗындагы резидент-компнияләр саны 29 га җитә. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта “Алабуга” МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев журналистларны яңа резидентлар белән якыннан таныштырды, үсештәге төп күрсәткечләр хакында бәян итте.
13.03.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәре Хөкүмәт йортын карады. Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов заманча биек комплекс буенча экскурсия үткәрде.
13.03.2012
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов имзалады. Документка Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең утырышлар залында кул куелды һәм ул онлайн режимында трансляцияләнде.
12.03.2012
Квалификацияле кадрлар әзерләү, күчмә составны яңарту, республиканың эре сәнәгать предприятиеләреннән йөк ташуга заказлар алу. Әлеге мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу” коммерцияле булмаган партнерлыгы вәкилләре белән очрашуы вакытында күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов һ.б. катнашты.
12.03.2012
Валерий Чершинцев Татарстанның Тәтеш районы башлыгы итеп сайланды. Аның кандидатурасын район башлыгы вазифасына ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында район советы депутатлары бу карарны хуплап Валерий Чершинцев өчен тавыш бирде.
12.03.2012
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү иртәгә, 13 март көнне имзаланачак. Килешүгә кул кую тантанасы Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең утырышлар залында, Красногорк шәһәрендә узачак. Чара online тәртибендә трансляцияләнәчәк.
11.03.2012
“Югары Ослан районы җитәкчелеге алдында җитди бурычлар тора”, - дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Югары Ослан муниципаль район Советы утырышында.
11.03.2012
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда 438 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 102 мең кв метры социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларга, 180 мең кв метрдан артыгы - күпфатирлы инвестицияле торак төзелешенә, 154 мең кв метры- шәхси торак төзелеше өлешенә туры килә.

Битләр: << 1921 1922 1923 1924 1925 1926 ( 1927 ) 1928 1929 1930 >>