Николай Никифоров: Татарстанда җир асты коммуникацияләренә 306 км асылмалы элемтә линиясе күчерелгән, бу гомуми күләмнең 9%ы
17.03.2012Татарстанда җир асты коммуникацияләренә 306 км асылмалы элемтә линиясе күчерелгән, бу гомуми күләмнең 9 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белдерде. Видеоконференция режимында узган чараны Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Н.Никифоров сүзләренә караганда, җир асты коммуникацияләренә 3541 км күчереләсе асылмалы элемтә линиясенең 3145 километры үткәрелгән. “Моның белән бәйле рәвештә республикада җитди эш башланган, бүгенге көндә бу мәсьәләне хәл итү буенча кайбер районнар лидерлар рәтендә бара, шулай ук бернинди эш башкармаучылар да бар”, - диде ул. Элемтә линияләрен урнаштыруда җибәрелгән хаталар өчен 72 млн. сумлык штраф түләү буенча 442 карар чыгарлыган. Иң күп асылмалы элемтә линиясе Казанда, ул 2 мең км тәшкил итә.
Н.Никифоров “Эр-Телеком”, “ТВТ” (“МТС”), “Вымпелком” компанияләрен проблемалы дип атады. Уңай мисал буларак “Таттелеком” компаниясе 46 км асылмалы линиянең 31 км җир астыннан үткәргән. Асылмалы линияләрне бетерү буенча Чистай шәһәре беренчеләр рәтендә.
Татарстан Президенты Казанда асылмалы элемтә линияләренең күбесен җир астыннан үткәрүне йөкләде. “Универсиадага кадәр барысын да җир астыннан үткәрү мөмкин түгел, әмма трассада, шулай ук кунаклар катнашында массакүләм чаралар уза торган урыннарда бер генә асылмалы кабель дә калырга тиеш түгел. Әгәр килешү мөмкин булмаса, элемтә хезмәте сыйфаты начарланмасын өчен асылмалы кабельләрне балта белән чабып кабель үткәрәчәкбез”, - дип белдерде республика башлыгы.
ТР Президенты матбугат хезмәте