Яңалыклар

10.05.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында булды. Ул эш сәфәрендә “Алабуга” МИЗнда булды һәм Түбән Кама районында “Танеко” нефть эшкәртү комплексында төзелеш эшләре белән танышты. Аннары ТР Президенты вертолеттан авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларын карап, Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты.

10.05.2012

Бүген ТР Алабуга районында “Алабуга” МИЗның икенче чираты ачылды һәм таможня процедурасы эшләтеп җибәрелде. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга МИЗ” генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директорының инвесторлар белән эшләү буенча урынбасары Вадим Дубовик катнашты.

10.05.2012
Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге каникуллар чорында ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген кайгырту, Татарстанның социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала. Бүген бу эшләргә әзерлек турында ТР Министрлар Кабинетында “2012 нче елда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге сәламәтләндерү ялын оештыру турындагы” брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тазетдинова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов сөйләде.
10.05.2012
Бүген Россия гадел хөкем академиясе ректоры Валентин Ершов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов очрашты.
09.05.2012
Казансу елгасының ярларын үстерү перспективалары турында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән күчмә утырышта сөйләшенде. Республика башлыгы Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Казансу елгасының сул як ярындагы Кремль янында урнашкан төзелеш мәйданчыгында, Универсиада медиа-үзәгенең төзелеш мәйданчыгында һәм төзелә торган Су спорты төрләре сараенда булды.
09.05.2012

Бүген башкалабызда Бөек Җиңү көненә багышланган төп чараларның берсе Ирек мәйданында узган Парад булды. Биредә тантаналар Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелүдән һәм бәйрәмнең кереш өлеше булган Бөек Ватан сугышы елларына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Бу бөек көнне сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, гомумән, казанлылар белән бәйрәм итәргә бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.

09.05.2012

Быел «ГАЗ-21 «Волга» клубы автомобильләре Казанда узган Җиңү Парадында катнашты. Бүген хәрби елларның автомобильләре, Җиңү, Россия һәм Татарстан флагларын җелфердәтеп, сугыш ветераннарын утыртып, республиканың төп мәйданы аша колонна белән үтте.

09.05.2012

Бүген – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары яу кырында ятып калган совет сугышчыларын искә алды. Еллар дәвамында килгән традиция буенча парламентарийлар иртән Казанның Архангел зиратына барды һәм сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салды.

09.05.2012

Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, шәһәр мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, кадетлар һәм суворовчылар, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнашты.

08.05.2012
Казанның тарихи үзәгендә объектлар төзелеше мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Аның эшендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, эксперт архитектура берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, узган елда төзелеш эшләре туктап торган 121 төзелеш объектының 25е буенча проектка төзәтмәләр кертүгә кагылышлы эшләр дәвам итә. Моннан тыш, эксперт комиссиясе тагын 27 яңа проектны карый.

Бүген киңәшмәдә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәгендә 12 бина төзелеше проектына анализ ясады. Аерым алганда, Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары почмагында Печән базары сәкеләре бинасын үзгәртеп кору проекты каралды. Проект бинаның фасадын саклауны һәм Мәскәү урамы ягыннан бинаның биеклеген 3 катка кадәр арттыруны күздә тота.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Гоголь урамы буенча йорт төзелеше проекты да тәкъдим ителде. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, проект заманча фасад белән бизәләчәк сакланган борынгы кирпеч стенаны куллануны күзаллый. Белгечләр сүзләренчә, мондый ысул дөньяның күп кенә илләрендә аерым тарихи элементларны саклау өчен эшкә җигелә.

“Тулаем алганда, бу яхшы идея, әмма моны ничек гамәлгә ашыруны җентекләп уйларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Олеся Балтусова үз чиратында яңа биналарда җитәрлек күләмдә парковка урыннары белән тәэминат мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

Киңәшмәдә катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплаган һәм аларның шәһәрнең тарихи кыяфәтенә хилафлык китермәве белән килешкән. Шул ук вакытта берничә объект буенча проектларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр яңгыраган.

Битләр: << 1901 1902 1903 1904 1905 1906 1907 ( 1908 ) 1909 1910 >>