Фәрит Мөхәммәтшин: "Җиңү парадында иске автомобильләр белән катнашып без кадерле ветераннарыбызны тагын бер кат хөрмәтлибез"

09.05.2012

Быел «ГАЗ-21 «Волга» клубы автомобильләре Казанда узган Җиңү Парадында катнашты. Бүген хәрби елларның автомобильләре, Җиңү, Россия һәм Татарстан флагларын җелфердәтеп, сугыш ветераннарын утыртып, республиканың төп мәйданы аша колонна белән үтте.

«ГАЗ-21 «Волга» авторетроклубы клубы президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген журналистлар белән сөйләшүдә билгеләп үткәнчә, парадта 21 машина катнашкан. Колонна башында - ГАЗ-ММ сериясеннән булган йөк машинасы, данлыклы “полуторка”.

Колоннада шулай ук сугыштан соңгы җимереклекне торгызуда катнашкан ГАЗ-51 автомобильләре, «Победалар», «Москвичлар» һәм 21 нче модель “Волга”лар бар иде. Тамашачылар игътибарына шулай ук элек чыккан чит ил машиналары да тәкъдим ителде. Алар арасында совет хәрби җитәкчеләрен йөрткән данлыклы “виллис” та бар.

Фәрит Мөхәммәтшин күп автомобильләрнең бүген Яр Чаллы һәм Алабугада бәйрәм чараларында катнашуын билгеләп үтте. “Безнең максат – илебездә җитештерелгән бу машиналарның үз чорында конкурентлыкка сәләтле булуын күрсәтү. Үз чоры өчен әлеге машиналар начар булмаган, бүген дә алар яхшы хәлдә. Әлеге автоузыш һәм Җиңү Парадында катнашуыбыз белән без тагын бер кат кадерле ветераннарыбызга ихтирам белдерәбез”, - диде спикер.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге