Рөстәм Миңнеханов Россия гадел хөкем академиясе ректоры Валентин Ершов белән очрашты

10.05.2012

Бүген Россия гадел хөкем академиясе ректоры Валентин Ершов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында үтте, анда Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы директоры Рәисә Рәхмәтуллина, Татарстан Республикасының Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар катнашты.

Ике як суд системасына квалификацияле кадрлар әзерләү һәм уку-укытуны тулаем үзгәртеп кору мәсьәләләре, шулай ук алдагы хезмәттәшлек турында сөйләште.

РФ Югары суды һәм РФ Югары арбитраж суды “Россия гадел хөкем академиясе” югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенә нигез салучылар.

Гадел хөкем академиясе турында тулырак мәгълүмат -
http://www.raj.ru/

ТР Президенты матбугат хезмәте