Яңалыклар

15.05.2012
Бүген Төркмәнстан делегациясе ТР Алабуга районында булды. Делегация составында сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Баяр Абаев, икътисад һәм үсеш министры Бяшиммурад Ходжамеммедов, коммуналь хуҗалык министры Арслан Ягшимаммедов бар.
15.05.2012
Татарстан җирендә узучы “Каравон” рус фольклоры бәйрәме быел юбилеен – 20 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа да бу юлы бәйрәм тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Быел “Каравон” кунакларны Лаеш районының Русское Никольское авылында 26 май көнне кабул итәчәк. Фольклор бәйрәменең үзенчәлекләре белән бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова белән Лаеш муниципаль районының Башкарма комитеты рәисе Михаил Фадеев таныштырды.
15.05.2012
Бүген Төрекмәнстан рәсми делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты башлана. Делегация Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бәрдымөхәммәдовны озатып йөри. Исегезгә төшерәбез: Татарстанга сәфәр Корбануглы Бәрдымөхәммәдовның Русия Федерациясенә эшлекле сәфәре кысаларында башкарыла. Иртән "Казан" халыкара һава аланына Төрекмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары килеп төште. Кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов каршы алды.
14.05.2012
Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XIX конференциясе узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты башлыгы Виктор Бударин, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.
14.05.2012
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Зенит-Казан” волейбол клубы җитәкчеләре журналистлар белән очрашты. Очрашу “Зенит-Казан” волейбол клубының 12 еллыгына багышланган, клуб 2000 елның 13 маенда оештырылган булган.
14.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Волковның Мордовия башлыгын вазифасына керешү тантанасында катнашты. Тантана Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының чираттан тыш сессия кысаларында узды. Владимир Волковны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдим итте.
13.05.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада маршрутларына кертелгән ураманар буйлап йөреп чыкты. Республика башлыгы белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин булды.
12.05.2012
Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Президенты Ольянта Умала утырган самолет төште. Көньяк Америка дәүләте башлыгы Татарстанда берничә сәгать кенә булды. Дәрәҗәле кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
12.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Универсиада авылы территориясенә эрбет агачы утыртты. Бөтенроссия урман утырту көненә багышланган акциядә FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.
12.05.2012

Бүген “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында алмагач бакчасына нигез салу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Битләр: << 1901 1902 1903 1904 1905 ( 1906 ) 1907 1908 1909 1910 >>