Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында булды. Ул эш сәфәрендә “Алабуга” МИЗнда булды һәм Түбән Кама районында “Танеко” нефть эшкәртү комплексында төзелеш эшләре белән танышты. Аннары ТР Президенты вертолеттан авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларын карап, Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты.
Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләвенчә, бүгенге көндә районда сабан культураларын чәчү 72 процентка төгәлләнгән, кукуруз чәчү эшләре башланган. Районда сабан культураларын чәчүне 15 майда төгәлләргә ниятлиләр, мал азыгын – 23 майда.
Ришат Исмәгыйлев сүзләренә караганда, узган ел ахырында һава шартлары начар булу сәбәпле, 16 мең га көзге культураларның 9 мең га өшегән, шуңа күрә өстәмә чәчәргә кирәк булачак.
Мамадыш районында фермерлык эше актив үсеш ала. Бүгенге көндә биредә 23 гаилә фермасы эшли. Агымдагы ел ахырында аларны 49га кадәр җиткерү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов “Хисмәтов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. Республика башлыгы Мамадыш аграрийларын борчыган проблемалар белән кызыксынды.
ТР Президентына бирелгән сорауларның берсе ашлыкның рентабельлек дәрәҗәсен күтәрүгә кагылышлы иде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан климат һәм географик урнашу буенча ашлык җитештерүдә Россиянең көньяк төбәкләре белән көндәшлек итә алмый. Шуңа күрә Татарстан аграрийлары өчен терлекчелек өлкәсе өстенлекле булырга тиеш. Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, үсемлекчелек структурасы терлек азыгына басым ясарга тиеш.
Республика башлыгы Мамадыш районы агросәнәгать активы белән очрашкач, Олыяз авылында булды, анда лицейда капиталь ремонт барышы белән танышты. Бүген бу гомуми белем бирү учреждениесендә 160 укучы белем ала. Лицей бинасы 1981 елда төзелгән, капиталь ремонтка 12,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Р.Миңнеханов ремонт эшләре барышы белән танышкач, лицейның ярдәмче хуҗалык җир участокларын карады, анда укучылар төрле авыл хуҗалыгы культураларын утырта.
Рөстәм Миңнеханов районнар буенча эш сәфәре ахырында журналистлар белән хис-кичерешләрен уртаклашты. Ул шулай ук Алабуга һәм Мамадыш районнары турында да фикерләрен белдерде. “Язгы кыр эшләре барышын, терлекчелек тармагын, шәхси хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында эш барышы белән таныштык. Алабуга терлек баш санын арттыру, үсемлекчелек тармагын үстерү буена җитди эш алып бара. Ә Мамадышта бу процесслар активрак бара. Алабуга һәм Мамадыш районнарында күп уңай якларны үрнәк итеп алырга мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.