Фәрит Мөхәммәтшин совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды

09.05.2012

Бүген – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары яу кырында ятып калган совет сугышчыларын искә алды. Еллар дәвамында килгән традиция буенча парламентарийлар иртән Казанның Архангел зиратына барды һәм сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салды.

“Бүген олы бәйрәм – Җиңү көне. Без бу көнне сугыш вакытында башын салганнарны һәм сугыштан соң, күп кенә хезмәт куеп, яралардан вафат булганнарны, Россия генераллары, сугышчылары керткән өлешне искә алабыз. Бу безнең тарих, без аны онытырга тиеш түгел.

Бүген безнең илебез, бөтен кешелек: Гитлер армиясенә каршы сугыш алып барган БДБ һәм Европа илләре бәйрәм итә. Алар Җиңү килмәгән булса, коллыкка төшәчәкләрен, Ватаннарын югалтачакларын аңлап бәйрәм итә. Хәтер безне шул елларга алып кайта”, - диде спикер.

“Бу сугышка, Җиңүгә карата караш үзгәрми. Монда килә торган халык үзгәрә. Беренчедән, ветераннарыбыз саны кими. Килгәннәре дә картаеп бара. Яшьләр килә, алар кызыксына. Сугышта катнашкан кешеләрнең оныклары килеп, үзләренең хисләрен белдерә.

Минемчә, бу егерменче гасырның иң авыр вакыйгасы, анда күп кеше кырылган. Безнең ил бик күп халкын югалткан. Аларны бүген хөрмәтләп искә алабыз. Без бүген тыл ветераннарына да рәхмәт сүзен җиткерәбез. Чөнки тылда да хатын-кызлар һәм бала-чагалар Җиңүне якынайткан”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бүген сугыш ветераннары өчен күп нәрсә эшләнә: озак көткән торак мәсьәләсе хәл ителә. Җәмәгатьчелек бүген, орден-медальләрен тагып, традицион Җиңү парадына чыгучыларны сокланып күзәтә. Безнең илебезне дошманнардан саклаган әлеге буын кешеләренә һәрвакыт баш иячәкбез», - диде ул.

“Җырда җырланганча, без бу көнне күзләребез яшь белән тулы килеш бәйрәм итәбез. Без – үз дәүләтенең, үз кешеләренең мөстәкыйльлеген саклап кала алган җиңүче халык. Бу хөрмәткә лаек та. Бүтән сугышлар булмасын иде. Сугыш - ул азаккы сүз. Үзеңнең дөреслегеңне, халыкның тырышлыгын һәм сәясәтеңне сүз белән дәлилләп чыгара алмасаң гына, коралга тотыналар. Мин сугыш һәм тыл ветераннарын бөек Җиңү көне белән тәбриклим”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, сугыш турындагы хатирәләрне яшь буыннарга җиткерү зарурлыгын белдереп.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге