Рөстәм Миңнеханов Владимир Волковның Мордовия башлыгын вазифасына керешү

14.05.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Волковның Мордовия башлыгын вазифасына керешү тантанасында катнашты.

Тантана Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының чираттан тыш сессия кысаларында узды. Владимир Волковны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез: Мордовия башлыгы булганчы Владимир Волков Мордовия Республикасы хөкүмәт рәисе булып эшләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте