Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең максат - "Бердәм Русия"нең лидерлыгын яңа күпфиркалелек шартларында да саклап калу"
14.05.2012Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XIX конференциясе узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты башлыгы Виктор Бударин, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, конференциядә чыгыш ясап, бүгенге җыенның сыйфат ягыннан бөтенләй башка төрле яңа сәяси-иҗтимагый вәзгыятьтә узуын билгеләп үтте. “Чираттагы федераль сайлау циклы тәмамланды. Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы оешты һәм актив эшли. Яңа сайланган РФ Президенты В.В.Путин үз вазыйфаларын үтәргә кереште. Д.А.Медведев җитәкләгән Россия Хөкүмәте составын җитди яңарту көтә”, - дип белдерде спикер. Татарстан “бердәмроссиялеләр”енең ил үсешенә, тотрыклылыкны ныгыту һәм гражданнар арасындагы тынычлыкны булдыруга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтеп. Ул партия активына, тарафдарларына һәм “Халык фронты” вәкилләренә җайга салынган уртак эшчәнлек, зур җаваплылык сорый торган сайлау кампанияләре өчен рәхмәт әйтте.
Спикер шул ук вакытта җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең партия оешмасыннан илдә һәм республикада үзгәреп тора торган иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятькә карата оператив һәм адекват рәвештә җавап бирүен таләп итүен билгеләп үтте.
“Сәяси конкуренция, алда торган күппартиялелек шартларында лидерлыкны саклап калырга уйлыйбыз. “Бердәм Россия” заманчарак һәм тиз эшли торган булырга тиеш. Сәяси системаның үзгәрүе, яңа партияләр тарафыннан конкуренциянең көчәюе “Бердәм Россия”нең үз эчендә җитди структур һәм кадрлар белән бәйле үзгәрешләрне таләп итә”, - дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Интернет, социаль челтәрләрнең халык аңына тәэсир итүен, партия вәкилләренең мондый мөһим дискуссия мәйданчыгын җитәрлек дәрәҗәдә файдаланмавын, бу юнәлештәге эшне көчәйтергә, яңа социаль-сәяси һәм мәгълүмати-технологияләр белән бәйле чынбарлыкны һәм сайлаучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, партияне яңарту буенча өметләр “Бердәм Россия” партиясе съезды һәм аның лидерын алмаштыру белән бәйле. “26 майда Мәскәүдә узачак съезд илнең иҗтимагый-сәяси тормышында бик мөһим вакыйга булырга тиеш. Моннан тыш, корылтай кысаларында илдә сәяси системага кагылышлы реформа тирәсендә җитди дискуссия көтелә. Эшләнгән эшкә, тәнкыйть күзлегеннән чыгып, бәя биреләчәк, партияне үстерү һәм камилләштерү буенча адымнар каралачак, алдагы перспективага беренче чираттагы бурычлар билгеләнәчәк”, - диде спикер.
ТР Дәүләт Советы Рәисе бөтен дәрәҗәләрдә дә кадрлар әзерләү белән бәйле эш белән шөгыльләнергә - сәяси яктан актив, патриот, яшь кадрларны барларга һәм үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Спикер массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта партия һәм аның лидерлары адресына тәнкыйть сүзләре әйтелүен белдерде. “Зур абруй белән һәм нигезле рәвештә, илдә безнең кебек берләштереп торучы, конструктив һәм тотрыклылыкны тәэмин итүче сәяси көч юк һәм булмаячак та”, - диде ул.
Спикер гел үзгәреп торучы сәяси вәзгыять шартларында, республика халкы мәнфәгатьләрен яклау өчен, Татарстан партия оешмасының бөтен потенциалын файдаланырга, бу нисбәттән партия әгъзаларын җитди эшчәнлеккә чакырды.
Журналистлар белән сөйләшү вакытында ул партиянең төп максаты күппартиялелек һәм гражданнарның сәяси активлыгы шартларында лидерлыкны саклап калу икәнлеген белдерде.
Бүген конференциядә Татарстан төбәк бүлегеннән “Бердәм Россия” партиясенең 26 майда Мәскәүдә узачак XIII съездына 27 делегат сайланды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге