Фәрит Мөхәммәтшин: “Зенит”ның бурычы шул ук – югары урыннарга дәгъва итү”

14.05.2012

Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Зенит-Казан” волейбол клубы җитәкчеләре журналистлар белән очрашты. Очрашу “Зенит-Казан” волейбол клубының 12 еллыгына багышланган, клуб 2000 елның 13 маенда оештырылган булган.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин барысын да сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлады, ул ТР Волейбол федерациясе президенты буларак республикада бу спорт төренең ничек үсеш алуы хакында сөйләде.

“Татарстан волейбол, спортның Универсиада төре буенча база субъекты булып тора, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан күп эш башкарыла, әмма иң мөһим мәсьәләләрне четерекле һәм әһәмияткә ия эш алып баручы клуб хәл итә, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. – Бүген Владимир Алекно белән “Зенит” уенчыларын чакырмадык. Алар Россиянең җыелма командасында шөгыльләнә, әмма көзен, ил чемпионаты башланыр алдыннан, республика җитәкчелеге команда белән очрашачак дип килештек. Ә хәзер хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында үткәрелгән ил чемпионатын яктырткан журналистларга һәм җанатарларга рәхмәт белдерәм. Гомумән алганда, Волейбол федерациясе Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында бу спорт төрен популярлаштыру өчен барысын да эшли. Быел Татарстан шәһәрләре ишегалларында волейбол мәйданчыклары ачабыз. Республика ярышлары расланды – яшьләр, вузлар һәм мәктәпләр арасында чемпионатлар уздырачакбыз, бу уеннар республикада башлана инде. Профессиональ судьялар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә җитди куелды. Утырышларның берсендә судьялар өчен курслар да үткәрергә карар иттек. “Зенит” командасының бурычы шул ук – Россиядә һәм Ауропада югары урыннарга дәгъва итү, моның өчен барысы да эшләнелә”.

Аннары очрашуда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде. “Зенит”ның вице-президенты команданы яңарту турында сөйләгәндә, Бабешин, Придди һәм Гуцалюк китте дип белдерде. Ике вакансиягә уенчылар килде: Абросимов кайтты, Колодинский күчте. Өченче уенчы урынына Хуанторена белән шәхси килешү төзелгән инде.

Кайчандыр Татарстан Республикасы хоккей командасын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшиннан кайсы спорт төре буенча эшләү авыррак һәм кайсы белән эшләүдән күбрәк канәгать калуын сорадылар. “Ак Барс” хоккей клубы президенты булып 7 ел эшләдем. Волейболны үстерү мәсьәләсе куелгач, мина хезмәттәшләр мөрәҗәгать итте. Бу эшкә керешү җиңелрәк булды, чөнки клуб-флагман бар иде. Хәзер без барыбыз да бу эш белән шөгыльләнәбез. Волейбол – интеллигентларга хас уен, командалар сетка белән аерылып куелган, бары тик команда белән генә җиңүгә ирешү мөмкин, хоккейдан һәм шулай ук бигрәк тә баскетболдан аерылмалы буларак нәтиҗә судьялардан гына тормый. Финанслар буенча да волейбол хоккей кебек чыгымлы түгел. Әлбәттә, чыгымнар бар, әмма алар аклана”, - дип җавап бирде Мөхәммәтшин.

“Зенит-Казан” волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков 2013 елга кадәр клубның финанс проблемалары хәл ителде дип сөйләде.
Казанда Чемпионнар лигасының “Финал четырех” уены буламы дип сорадылар очрашуда катнашучылардан. “Бу Казан имиджы өчен яхшы булыр иде, без быел ук ул уенны кабул итәргә һәм чыгымнарны үз өстебезгә алырга әзер идек, әмма Ауропа волейбол конфедерациясе бу хокукны Польшаның Лоздь шәһәренә бирде. Ауропа волейбол конфедерациясе безгә вәгъдә итә дә, соңгы мизгелдә барысы да киресенчә була”, - дип елмайды Кантюков.

Клуб директоры Олег Брызгалов пляж волейболы буенча “Зенит” Кубогы турында сөйләде. Узган ел бу турнирда 120 пар катнашты, быел 1,5 тапкыр күбрәк катнашырлар дип көтелә. Фәрит Мөхәммәтшин республика федерациясенең спортның бу төрен үстерүгә басым ясавын билгеләп үтте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча