Фәрит Мөхәммәтшин Перу Президенты Ольянта Умал белән очрашты
12.05.2012Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Президенты Ольянта Умала утырган самолет төште. Көньяк Америка дәүләте башлыгы Татарстанда берничә сәгать кенә булды. Дәрәҗәле кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Каршы алучылар аарсында Перу Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Густаво Отеро, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар бар иде.
Кунакларны традиция буенча милли киемле кызлар чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алды. “Кунакчыл Татарстан җиренә рәхим итегез”, - дип сәламләде Перу Президентын һәм аның тормыш иптәшен Фәрит Мөхәммәтшин.
Халыкара аэропортның бизнес-терминалында узган эшлекле кичке аш вакытында Фәрит Мөхәммәтшин белән Ольянта Умала Россия һәм Перу мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикерләште. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды, яклар истәлекле бүләкләр белән алмашты. Аннары Татарстан парламенты җитәкчесе Перу Президентын самолетка кадәр озатты һәм уңышлар теләде.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге