Казанга Игорь Шувалов килде

04.06.2012

Бүген Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. Игорь Шуваловны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка затлар каршы алды.

Игорь Шувалов Казанга сәфәре кысаларында АТЭС сәүдә министрлары киңәшмәсендә (Казан теннис академиясе) катнашачак, шулай ук берничә төзелә торган Универсиада 2013 объектларын карап чыгачак. Аерым алганда, ул Гимнастика үзәгендә һәм Су спорты төрләре сараен төзү мәйданчыгында булачак. Көннең икенче яртысында Игорь Шувалов 2013 елгы җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак

ТР Президенты матбугат хезмәте