Игорь Шувалов 2013 елда узачак Универсиадага төзелә торган объектлар белән танышты
04.06.2012Бүген Татарстанда эш сәфәрендә булган Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов берничә спорт объектын карады. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, статс-секретарь- спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU ның беренче вице-президенты Олег Матыцин, «Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов озатып йөрде.
Оештыру комитеты рәисе караган беренче объект – Сыртланова урамындагы Гимнастика үзәге булды. 2013 елгы Универсиада чорында әлеге объект спорт һәм нәфис гимнастика ярышларын кабул итүче төп арена булачак. Гимнастика үзәге ярышлар һәм уку-күнекмәләр уздыру урыны булудан тыш, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен дә махсуслашкан. Ул спорт һәм нәфис гимнастика ярышларын уздыру өчен каралган залны, 72х40 м үлчәмендәге аренаны һәм 3200 тамашачы урынына исәпләнгән трибунаны, 4 күнекмәләр залын, хореография залын һ.б. үз эченә ала.
Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүчеләр Гимнастика үзәге залларын карады. Соңрак кортеж Павлюхин урамында күпфатирлы йорт янында туктады. Әлеге йортның фасады Универсиадага әзерлек кысаларында ремонтланачак. Игорь Шуваловка автомобиль юллары һәм транспорт өчен юлъаергычлар янәшәсендә урнашкан йортларның капиталь ремонт программасына кертелүе хакында мәгълүмат бирелде.
Чираттагы пункт Чистай урамындагы Су спорты сарае булды. РФ беренче вице-премьеры объект белән танышып, төзелеш эшләре графигының үтәлеше, төзелеш материалларының кулланышы хакында мәгълүмат алды. Моннан тыш, кунакларга Миллениум күпереннән алып Казансу ярын төзекләндерү буенча генераль план хакында да мәгълүмат бирелде.
Сәфәре барышында, Игорь Шувалов шулай ук 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа стадион төзелешенең барышы белән танышты. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары нәкъ менә биредә узарга тиеш. РФ беренче вице-премьерына биредә төзелеш эшләренең расланган график нигезендә баруы җиткерелде. Соңрак ТР Хөкүмәт йортында Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елда Казанда Универсиада уздыруга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышлап эш киңәшмәсе узды.
Киңәшмә алдыннан Шуваловка 2013 елгы Универсиаданың транспорт паркын тәшкил итәчәк автомобильләр презентацияләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Министрлар Кабинеты каршындагы мәйданга “Хендай” компаниясе автомобильләре һәм Универсиада символикасы белән микроавтобус, минивэн (җиңел автомобиль) урнаштырылган иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте