Рөстәм Миңнеханов Истанбулда танылган татар җәмәгать эшлеклеләрен искә алды
05.06.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда булган вакытта танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрендә булды.
Россиядә туган бу җәмәгать эшлеклеләре XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татар милләтенең үсешенә әһәмиятле өлеш кертте. Алар илебездән төрле вакытларда чит илләргә күчеп киткән. Өчесе дә Төркиядә вафат булган, һәм хәзерге вакытта Садри Максудиның кабере -Истанбулның “Зынҗырлыкую” зиратында, ә Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура “Әдернәкапы” зиратына җирләнгән.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган ватандашларның каберләренә чәчәкләр куйды, аларның туганнары белән аралашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте