Малайзиянең халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры: "Татарстан белән мөнәсәбәтләребезнең үсүнең зур потенциалын күрәбез"
04.06.2012Малайзия Татарстан Республикасы белән IT, туризм, мәгариф өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мостафа Мөхәммәт хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.
Татарстан Президенты очрашуны ачканда Малайзиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядә динамик рәвештә үсә торган дәүләтләрнең берсе булуын билгеләде. “Һәм без Малайзия белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бәялибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Малайзия Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе арасында Россиянең иң эре сәүдә партнерларының берсе булып тора. Товар әйләнешенең күпчелеге хәрби-сәнәгать комплексына туры килә, ләкин без Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләрдә дә үсеш алыр дип өметләнәнбез”.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Малайзияне 15 елдан артык хезмәттәшлек тарихы бәйләвен искә төшерде. ТР Президенты Татарстанда булган Малайзия экс-премьер-министры Махатхир Мөхәммәткә, һәр елны делегация белән бергә “Kazansummit”та катнашучы Малайзиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенә рәхмәтен белдерде.
ТР Президенты Россия югары уку йортларында берничә мең Малайзия студентлары белем алуын билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, икътисади хезмәттәшлекнең дә зур перспективалары бар, Малайзия тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы.
Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мостафа Мөхәммәт Казанда күргәннәр бик нык тәэсир калдыруын таныды. Ул Малайзия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләрен карарга теләвен хәбәр итте. “Без “Алабуга” ОЭЗның мөмкинлекләрен ничек файдаланып булуын карарбыз. Безнең 3 мең студент Россиядә белем ала, һәм, минемчә, күп кенә яшь малайзиялеләр Казанда уку мөмкинлеген уйлап карарлар иде. Бездә дәүләт хезмәтен электрон рәвештә тәкъдим итү тәҗрибәсе зур – без бу тәҗрибә белән уртаклаша алыр идек. Һәм без татарстанлыларны Малайзиядә туристлар, бизнесменнар буларак көтеп калабыз”, - дип белдерде министр. Ул Малайзия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен җентекләп карарга тәкъдим итте, моның өчен Малайзия ягы якын арада Казанга үз вәкилен җибәрәчәк.
“Бездә хезмәттәшлекнең күп юнәлешләре бар, һәм без алар турында сезнең вәкил белән җентекләп сөйләшергә шат булырбыз”, - дип министрга мөрҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. – Без, зур уртак бизнес-проектларыбыз булсын өчен, төп бәйләнеш нокталарын табарга тиеш дип уйлыйм”.
ТР Президенты матбугат хезмәте