Фәрит Мөхәммәтшин: "Урак өстендә һәр мөмкинлекне файдаланып оештырылган төстә эшләү зарур"
26.07.2012Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре белән танышу максатыннан Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарында булды.
Эш сәфәре Чүпрәле районында Түбән Каракитә бистәсендә урта гомум белем бирү мәктәбен караудан башланды. Мәктәп 320 укучыга исәпләнгән, ә бүгенге көндә 133 кеше урыны буш. Муниципаль район башлыгы Тимур Ногъманов сөйләвенчә, быел мәгариф учреждениесенә 40 ел тулган, бина тузган булу сәбәпле, капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, мәктәп территориясендә яңа балалар бакчасы, шулай ук фельдшер-акушерлык пункты пәйда булачак. Биредә ремонт эшләре тулы көченә бара.
Аннары парламент җитәкчесе Шәүкәт Аймәтовның гаилә фермасында булды. Фермерны бистә кырыенда ташландык хәлдә булган бина язмышы борчыган. Узган ел ул район хакимиятенә инициативасын белдергән һәм аңа хуҗалыкны торгызу һәм мөгезле эре терлек сатып алу өчен 3 млн. сум күләмендә кредит биргәннәр, тагын 1 миллион ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өстәгән. Ферма 50 баш терлеккә исәпләнгән, хәзер биредә 24 савым сыеры бар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе һәр көн саен савып алынган 350 литр сөтне Чуашиядә сата. "Әгәр баш санын 50 гә җиткерсәм, производство кереме турында сөйләргә мөмкин дип планнары белән уртаклашты Шәүкәт Аймәтов. Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Әхмәтов фермер һәм аның гаиләсе белән аралашты, аңа терлекләрнең баш санын арттыру буенча планлаштырылган егәрлеккә тизрәк чыгып, вакытында кредитларын каплавын теләделәр.
Аннары Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашу булды. Аралашу урыны итеп Түбән Каракитә кыры сайланды, анда уңыш җыеп алу эшләре ничек барышын күзәтергә мөмкин иде. "Республика урып-җыю кампаниясенә кереште, шуңа күрә якындагы көннәрдә җитәкчелек эш барышын бәяләү өчен кырларга чыгачак", - дип ассызыклады
Марат Әхмәтов үз чыгышында муниципаль матбугатта урып-җыю эшләре барышы темпын яктырту - кырдагы эшләр сводкасы, төп күрсәткечләр, хезмәт алдынгылары хакында белдерү мөһим дип билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, һава шартлары тотрыклы булмау сәбәпле, планлаштырылган уңыш күләменә төзәтмәләр кертте, әмма бу авыл хуҗалыгы предприяттиеләре җитәкчеләренә аклану була алмый. Яшь кадрларны җәлеп итү тагын бер мөһим юнәлеш булып тора, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. "Әгәр без хезмәт хакын күтәрү өчен ресурслар тапмасак, булган хезмәт коллективларын да саклый алмаячакбыз", - диде ул. Министр фикеренә караганда, авыл хуҗалыгы районнарында мәктәпне тәмамлаучыларның 30 процентын аграр вузларга һәм ссузлар кертүгә юнәлдерү зарур. "Барысы да бездән тора", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. Ул урып-җыю эшләрен 20 августка кадәр төгәлләргә тырышырга өндәде.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге