ИКОМОС белгечләре борынгы Болгар каласында булды

02.10.2012

Бүген Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.

Чарада шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас Россия милли комитеты рәисе, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Игорь Маковецкий катнашты.

Исегезгә төшерик, ИКОМОС экспертлары Татарстанга, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген карау өчен, килделәр. Бүген, Болгар буенча эксперт буларак, республикага килгән профессор Виши Золт өчен бу инде борынгы шәһәргә икенче сәфәр.

Иң элек Истәлек билгесе каралды. Быел май аенда, Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә бер ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы чаралар вакытында, аның рәсми ачылышы булды. Истәлек билгесе - борынгы Болгар биналары стилендә төзелгән бина. Төп залында дөньяда иң зур басма Коръән урнаштырылган. Ул экспертларга күрсәтелде.

Кунаклар шулай ук Ибн Фадлан картасы макеты белән таныштылар. Аларга музей-күргәзмә комплексы урнашкан бинаның иң аскы катында “Болгарлар тарафыннан ислам динен кабул итү” мозаик панносы, казу эшләре барышында табылган экспонатлар күрсәтелде.

Алга таба экспертлар шәһәр корылмаларын (казылмаларны), шулай ук Хан сараен карадылар. Алар бик зур кызыксыну белән Хан сараен саклау корылмаларын күзәттеләр. Экспертлар саклау корылмаларының фундаментта түгел, ә объекттан тыш төзелүен бәяләделәр.

“Әйе, бу бик мөһим. Безгә барысын да кагыйдәләр буенча эшләргә кирәк, һәм без моны аңлыйбыз. Без саклау корылмаларына бәйле башка дәүләтләрнең тәҗрибәләрен өйрәндек һәм аларның хаталарын исәпкә алырга тырыштык”, - дип билгеләде М.Шәймиев.

Алга таба Көнчыгыш төрбә, Хан мунчасы каралды. Соңыннан экспертлар Кече шәһәрчекне, Төрбәне карадылар, Кече шәһәрчек - төп шәһәрдән тыш, Көньяк капкалар янында урнашкан архитектур комплекс, ләкин ул шәһәр ныгытмалары белән тыгыз бәйләнгән

Профессор Виши Золт, фотога һәм видеога төшереп, һәрбер объектны җентекләп карады. Ул һәрбер объект турында һәм Болгарда ике ел эчендә уздырылган масштаблы торгызу эшләре турында барлык мәгълүматны аңа җибәрүләрен сорады.

Соңыннан кунаклар Ак мәчеттә - Болгарны торгызу кысаларында төзелгән һәм Болгарга керү юлыннан ерак түгел урнашкан төп объектта булдылар. Мәчет төзелеше өчен, дөнья ислам архитектурасының иң яхшы эшләре үрнәк булып торган. Профессор Виши Золт шул дәрәҗәдә тәэсирләнде, хәтта, быел гына ачылуына һәм шәһәрдән тыш урнашуына карамастан, Ак мәчет турында бар мәгълүматны һәм фотосурәтләрне шулай ук аңа җибәрүләрен сорады. Соңгы объект итеп, кунаклар Икмәк музеенда булдылар.

Виши Золт проект материаллары белән эшен Казанда ЮНЕСКО кафедрасында Татарстан тарихчылары, архитекторлары, археологлары катнашында дәвам итәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы