Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендә дөньяда беренче махсус икътисадый зонасы - Dubai Biotechnology and Research Park.Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты. Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм белән әңгәмәсе бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов хәбәр иткәнчә, әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм галиҗәнаплары сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм фәнни-мәгариф хезмәтәшлек перспективалары турында сүз барды.
Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына рәсми старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, БГӘ Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында панель дискуссиясендә катнашты. Киләчәк халыкара икътисадый ландшафт һәм аның турыдан-туры чит ил инвестицияләренә йогынтысы, чиктәш һәм алга баручы базарлардагы икътисадый перспективалар турында дискуссиядә шулай ук БГӘ икътисад министры Солтан бин Сәййед Әль Мансури, Марокко транспорт министры Габделгазиз Рәббах, Халыкара сәүдә үзәге генераль директоры (ХСҮ) Патриция Франсиз, Африка икътисадый комиссиясе башкарма секретаре Карлос Лопес, New America Foundation өлкән партнеры Параг Ханна һәм башкалар да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.