Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә

30.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.

Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов керә.

Ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит ил инвесторлары белән берничә очрашу уздыра, DuBiotech ирекле икътисадый зонасында була һәм шулай ук Әмирлектә укучы студентлар белән очрашырга ниятли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте