Яңалыклар

14.05.2013

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең 1 Хезмәте җитәкчесе, Физик культура һәм спорт үсеше буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның иминлек буенча эш төркеме җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты.

14.05.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара табигатьне саклау союзының Экосистемалар белән идарә итү буенча комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафт һәм табигый мирас белән идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.
14.05.2013
Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясенең двигательләр заводы төзелешенә старт бирелде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Соллерс” ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Motor Company башкарма директоры Марк Филдс, Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers башкарма директоры Адиль Ширинов, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
14.05.2013

Бу атна ахырына кадәр чәчү эшләрен төгәлләү зарур. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Татарстан игенчеләре алдына шундый бурыч куйды.

14.05.2013

Татарстан Төркия Республикасының Бурса провинциясе белән автокомпонентлар җитештерү, җиңел сәнәгать, сәламәтлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов губернатор Шиһабетдин Харпут җитәкчелегендәге Төркия Республикасының Бурса провинциясе делегациясе белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, вице-премьер - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

14.05.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР җыелма командасы әгъзалары - I Бөтенроссия WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Бу чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм конкурста катнашучыларның укытучылары да бар иде.
14.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан Кремлендә өченче мәртәбә Россия чемпионнары исемен яулаган "Динамо-Казан" клубы волейболчылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

13.05.2013

Бүген Казанда “Закон территориясе” VII республикакүләм конкурсына тантаналы рәвештә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары полиция генерал-лейтенанты Александр Горовой, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

13.05.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия Федератив Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ульрих Бранденбург белән очрашу бүген Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
13.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов  Казан Кремлендә Казан метрополитенының өч яңа станиясе төзелеп бетүгә бәйле рәвештә  метро төзүчеләрне кабул итте. Тантаналы чара барышында Р.Н. Миңнеханов «Казметрострой» ААҖ хезмәткәрләренә бүләкләүләр тапшырды.

Битләр: << 1781 1782 1783 ( 1784 ) 1785 1786 1787 1788 1789 1790 >>