Яңалыклар

29.04.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгресс бюросының чираттагы утырышында катнашу өчен Страсбургка китте.
29.04.2013

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Большие танцы” шоуының Казан командасы белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

29.04.2013

Бүген Казанда (Татарстан Республикасы) “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. 2013 елның өч ае эчендә компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Р.Н.Миңнеханов алып барды.

28.04.2013

Бүген Казан метрополитенының яңа  станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.

27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты. “Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була. Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.
27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.
27.04.2013

Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

27.04.2013

Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.


27.04.2013

Соңгы өч атнада капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортлар саны 79 булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Ул республика программалары гамәлгә куелышы турында хәбәр итте. Искә төшерик, киңәшмә гадәттәгечә  барлык муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

27.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун озатуында, вокзал белән Казан аэропорты арасында пассажирлар йөртүнең интермодаль линиясен йөреп чыкты. Шулай ук аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры Артем Сидоров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар йөрде.

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 1785 1786 1787 1788 1789 ( 1790 ) >>