Рөстәм Миңнеханов TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе вәкилләре белән очрашты

30.04.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе вәкилләре белән очрашуы Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Яклар TGIC компаниясенең «СМАРТ Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, TGIC компаниясе вәкилләре андый проектларның дөньяда халыкара бизнесны һәм инвестицияләрне җәлеп итү өчен, эшлекле активлыкның яңа төрләрен булдыру өчен перспективалы булуын, шулай ук инде үзен чит илдә уңай яктан күрсәткән, көчле икътисадый һәм эшлекле потенциаллы регион буларак Татарстан өчен проектның кирәкле булуын билгеләп үттеләр. 

Искә төшерик, Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) 2013 елда Фарсы култыгы илләре инициативасы буенча «СМАРТ Сити Казан» проекты белән эш итү өчен махсус оештырылган. TGIC учредительләре - Якын Көнчыгыш илләрендә "акыллы шәһәр" үстерү тәҗрибәләре булган БГӘ, Катар, Бәхрәйн, Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Оман инвестиция компанияләре. Бүген TGIC Якын Көнчыгыш инвестиция компанияләрен  «СМАРТ Сити Казан» партнеры буларак җәлеп итү мәсьәләләрендә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты катнашында TGIC компаниясе белән “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ арасында хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте