Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең энергетика министры һәм икътисад министры белән очрашты

30.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре энергетика министры Сухәйл Мөхәммәт Әл-Мазруи һәм БГӘ икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу  Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды.

БГӘ икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури бүген БГӘ белән Россия Федерациясе регионы Татарстан Республикасы арасында җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга чын күңелдән шатланганын белдерде. Ул шулай ук «СМАРТ Сити Казан» инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү белән кызыксынганын әйтте. Аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре бу проектның потенциаль инвесторлары була алуын искәртте  икътисад министры.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, «СМАРТ Сити Казан» проектына һәм гомумән Татарстан Республикасы икътисадына булган игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул бүген эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бизнес-делегацияләр визитын оештырырга кирәклеге турында белдерде, шул очракта Татарстан белән БГӘ эшмәкәрләре тәҗрибә уртаклаша алыр, бер-берсе белән якынрак танышыр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан хезмәттәшлек итү өчен ачык һәм аның чит ил инвесторлары белән эш итүдә җитди тәҗрибәсе бар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре энергетика министры Сухәйл Мөхәммәт Әл-Мазруи белән әңгәмә вакытында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаручы компания “Татнефть”нең БГӘ нефть компанияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште. Сухәйл Мөхәммәт Әл-Мазруи сүзләренә караганда, бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә “Татнефть” компаниясенең тәҗрибәсе күп юнәлешләр буенча кызыклы. 

Рөстәм Миңнеханов БГӘ энергетика министрын Казанга чакырды һәм шулай ук БГӘ белән ТР нефть компанияләре үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен уңышлы өлкәләр һәм проектлар табачакларына ышаныч белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте