Рөстәм Миңнеханов IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты

30.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында  IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты.    

Очрашу барышында яклар киләчәктә хезмәттәшлек итү, берничә проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, шул исәптән “Сити Казан” һәм “Иннополис” кебек инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте