Яңалыклар

16.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга визиты кысаларында Алмата татарларының милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды, чарада шәһәр хәкиме Әхмәтҗан Есимов та катнашты. 

15.06.2013
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасының Семей шәһәренә килде. Аэропортта кунакларны Көнчыгыш- Казакъстан өлкәсе хакиме Бердыбәк Сапарбаев, Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов, Усть-Каменогорскта Россия Федерациясе генераль консулы Сергей Анненков, Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Рафаил Аблаков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
15.06.2013
Сезнең Сабан туен бәйрәм итәргә тулы хакыгыз бар, чөнки сез икътисад үсеше, социаль өлкә, шәһәрдә уңайлыклар булдыру һәм авылларда мәсьәләләрне чишү буенча сизелерлек уңышларга ирешәсез”, - шундый сүзләр белән бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама халкын котлады.
15.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Алматаның халыкара аэропортында аны Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм Алматада РФ Генераль консулы Виктор Завьялов каршы алдылар.

15.06.2013
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Сүз язгы-кыр эшләренең тәмамлануы һәм чәчүлекләрдәге хәлләр хакында барды.
Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
15.06.2013
Татарстан Республикасында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгына бүген республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров нәтиҗә ясады.

Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
15.06.2013
Бүгенгә Татарстан Республикасында 1 млн.92 мең кв.м торак, яисә еллык йөкләмәнең 45,6 проценты сафка бастырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
14.06.2013
Татарстанда 600 меңнән артык кеше социаль хезмәт ярдәмен тоеп яши, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә шушы өлкәдә 10 меңләп хезмәткәр үзе эшләгән система буенча булдыра алганча тырышып эшли. Социаль хезмәт - ул хатын-кыз чырайлы. Ләкин җәмгыять бу өлкәдә эшләүченең хезмәтен тулысынча бәяләп бетерә алганы юк.
14.06.2013

Казанда Универсидага әзерлек эшләре тәмаланды диярлек, Татарстан башкаласы тулысынча студент Уеннарына әзер булсын өчен транспорт инфраструктурасы һәм төзекләндерү буенча берничә эшне генә бетерәсе бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән бергә Универсиада объектларын карап чыкканан соң хәбәр итте.  

14.06.2013
Бүген “Помары” 500 кВ подстанциясендә ( Мари Эл Республикасы) яңа югары вольтлы “Помары-Удмуртская” 500кВ электр үткәргеч линиясен файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Федеральная сетевая компания Единой энергитеческой системы” (ФСК ЕЭС) ААҖ идарәсе рәисе Олег Бударгин, Мари Эл Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Виктор Попов, төзелеш һәм энергитика компанияләре вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1761 1762 1763 1764 1765 1766 1767 1768 1769 ( 1770 ) >>