Яңалыклар

25.06.2013

Бүген Казанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы эшли башлады. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ФДУП генераль директоры Андрей Романченко катнаштылар.

24.06.2013

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов "Леруа Мерлен" төзелеш һәм бизәү материаллары гипермаркетында булды. Шушы көннәрдә ачылган эре француз сәүдә челтәре кибетендә Президент белән бергә республика башкаласы мэры Илсур Метшин да булды.

24.06.2013

Бүген Казанда Чистай урамында иң эре күпкатлы автомобиль паркингы эшли башлады. Ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТХК министры Ирек Фәйзуллин да катнаштылар.

24.06.2013
Бүген ТР Хөкүмәте Йорты бинасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлары Советы утырышы үтте.
23.06.2013
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы, Сярьга авылы тирәсендә беренче халыкара “Петербург Сабантуе”н карады.
23.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен ачу тантанасында катнашты . Планетарий В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан, обсерваториянең гомуми мәйданы 15 га тирәсе. Монда соңрак астропарк – фәнни-мәгариф һәм белем алу-күңел ачу объекты төзү карала. Исегезгә төшерәбез, планетарийның һәм киләчәк астропаркның беренче нигез ташы ике ел элек, 2011 елның 22 августында салынган иде.

23.06.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы спорт һәм транспорт инфраструктуасы объектлары буйлап йөреп чыкты. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
22.06.2013

Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур финанслар министрыТарман Шанмугаратнам белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.

22.06.2013
Бүген Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам җитәкчелегендәге рәсми делегация ТР га визиты кысаларында Казан IT-паркында булды.Анда Татарстан-Сингапур эшлекле форумы узды. Форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
22.06.2013

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республикада соңгы көннәрдә булган начар һава торышы шартларыннан килгән зыянны киметү өчен көч һәм ресурсларын тупларга кирәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә белдерде. 

Битләр: << 1761 1762 1763 1764 ( 1765 ) 1766 1767 1768 1769 1770 >>