Фәрит Мөхәммәтшин: “Социаль хезмәт - ул хатын-кыз чырайлы. Ләкин җәмгыять бу өлкәдә эшләүченең хезмәтен тулысынча бәяләп бетерә алганы юк”
14.06.2013
Татарстанда 600 меңнән артык кеше социаль хезмәт ярдәмен тоеп яши, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә шушы өлкәдә 10 меңләп хезмәткәр үзе эшләгән система буенча булдыра алганча тырышып эшли. Социаль хезмәт - ул хатын-кыз чырайлы. Ләкин җәмгыять бу өлкәдә эшләүченең хезмәтен тулысынча бәяләп бетерә алганы юк.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барган республикакүләм тантаналы бәйрәм чарасын ачкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы җитәкчелеге, республика Президенты исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, шундый фикер белдерде. “Эшегез халыкка бик кирәкле: инвалидлар, авырулар һәм олыгайган кешеләр белән сез эшлисез, якты чырай, ярдәм, тормышларында бәһасез хезмәт күрсәтәсез. Авыр чакларыгыз буладыр, чөнки халык белән эшләү җиңел түгел”, - дип билгеләп үтте. Заман нинди генә вазгыять китереп чыгармады – монетизация, оптимизация, икътисади кризис һ.б. чорлар булды, монетизация вакытында социаль хезмәткәрләр җилкәсенә шундый авыр йөк салынды, ләкин сынатмадыгыз, рәхмәт, диде, тынычлыкта эшләргә, мәрхәмәтле булып калырга, уңышлы тормыш һәм эшчәнлек теләде.
Республиканың урыннардагы социаль хезмәт учреждениеләренә бүген “Рено Логан” җиңел машиналары бирелүен ТР парламенты башлыгы әле беренче адым гына, дип, янә андый төр ярдәмгә өметләндереп куйды. Олы мөнбәрдән ул ТРның Дәүләт бүләкләрен, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы бүләкләрен тапшырды.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да тормышын җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлап, сезнең хезмәтегез җәмгыятькә һава кебек кирәк, диде. “Татарстанның, күп кенә өлкә-тармакларда алдынгы төбәк буларак, социаль яклау өлкәсендә дә горурланырлыгы бар, чөнки бөтен төр юнәлештә без тагын да югарырак казанышларга ирешә торабыз. Хәзерге вакытта Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү системасында 132 учреждение исәпләнә, аларда хокук һәм социаль гаделлек принципларына тугры 10 меңнән артык кеше тормышында авыр хәлдә калганнарга хезмәт куя, көн дә йөзләрчә авыр язмышлар белән күзгә-күз очраша... Йөгегез авыр булса да, хезмәтегез мактаулы”, - диде министр һәм аларга матур теләкләрен җиткерде.
Татарстан социаль хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә Россия Федерациясе дәрәҗәсендә иң яхшылар рәтенә чыга: былтыр да, быел да конкурслар шуны раслады һәм бу тармагыбызның белгечләре үз һөнәрләренең остасы булганга, кеше бәласен үзенеке итеп кабул иткәнгә, хезмәт хакы түбән булуга да кармастан, эшләгән коллективында таяныч тапканга, аңа ышанганга шулай, дигән фикердә министр А.Шәфигуллин. Бүген тантанада шулай ук “ТРның иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре” конкурсы йомгаклары да игълан ителә, җиңүчелдәр 6 номинациядә бүләкләнә. Конкурсның Гран-приена Саба районының Югары Отардагы акыл ягыннан зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты шәфкать туташы Сәрия Вәлиуллина лаек дип табылган.
Әлеге тантаналы чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар да катнашты.
Фойеда исә шушы министрлыкка караган социаль приютлар, балалар йортлары һ.б. махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең балалары куллары белән ясалган иҗади хезмәтләр күргәзмәсе эшли.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барган республикакүләм тантаналы бәйрәм чарасын ачкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы җитәкчелеге, республика Президенты исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, шундый фикер белдерде. “Эшегез халыкка бик кирәкле: инвалидлар, авырулар һәм олыгайган кешеләр белән сез эшлисез, якты чырай, ярдәм, тормышларында бәһасез хезмәт күрсәтәсез. Авыр чакларыгыз буладыр, чөнки халык белән эшләү җиңел түгел”, - дип билгеләп үтте. Заман нинди генә вазгыять китереп чыгармады – монетизация, оптимизация, икътисади кризис һ.б. чорлар булды, монетизация вакытында социаль хезмәткәрләр җилкәсенә шундый авыр йөк салынды, ләкин сынатмадыгыз, рәхмәт, диде, тынычлыкта эшләргә, мәрхәмәтле булып калырга, уңышлы тормыш һәм эшчәнлек теләде.
Республиканың урыннардагы социаль хезмәт учреждениеләренә бүген “Рено Логан” җиңел машиналары бирелүен ТР Парламенты башлыгы әле беренче адым гына, дип, янә андый төр ярдәмгә өметләндереп куйды. Олы мөнбәрдән ул ТРның Дәүләт бүләкләрен, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы бүләкләрен тапшырды.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да тормышын җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлап, сезнең хезмәтегез җәмгыятькә һава кебек кирәк, диде. “Татарстанның, күп кенә өлкә-тармакларда алдынгы төбәк буларак, социаль яклау өлкәсендә дә горурланырлыгы бар, чөнки бөтен төр юнәлештә без тагын да югарырак казанышларга ирешә торабыз. Хәзерге вакытта Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү системасында 132 учреждение исәпләнә, аларда хокук һәм социаль гаделлек принципларына тугры 10 меңнән артык кеше тормышында авыр хәлдә калганнарга хезмәт куя, көн дә йөзләрчә авыр язмышлар белән күзгә-күз очраша... Йөгегез авыр булса да, хезмәтегез мактаулы”, - диде министр һәм аларга матур теләкләрен җиткерде.
Татарстан социаль хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә Россия Федерациясе дәрәҗәсендә иң яхшылар рәтенә чыга: былтыр да, быел да конкурслар шуны раслады һәм бу тармагыбызның белгечләре үз һөнәрләренең остасы булганга, кеше бәласен үзенеке итеп кабул иткәнгә, хезмәт хакы түбән булуга да кармастан, эшләгән коллективында таяныч тапканга, аңа ышанганга шулай, дигән фикердә министр А.Шәфигуллин. Бүген тантанада шулай ук “ТРның иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре” конкурсы йомгаклары да игълан ителә, җиңүчелдәр 6 номинациядә бүләкләнә. Конкурсның Гран-приена Саба районының Югары Отардагы акыл ягыннан зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты шәфкать туташы Сәрия Вәлиуллина лаек дип табылган.
Әлеге тантаналы чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар да катнашты.
Фойеда исә шушы министрлыкка караган социаль приютлар, балалар йортлары һ.б. махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең балалары куллары белән ясалган иҗади хезмәтләр күргәзмәсе эшли.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы