Илдар Халиков яңа югары вольтлы “Помары-Удмуртская” 500кВ электр үткәргеч линиясен файдалануга тапшыру тантанасында катнашты
14.06.2013
Бүген “Помары” 500 кВ подстанциясендә ( Мари Эл Республикасы) яңа югары вольтлы “Помары-Удмуртская” 500кВ электр үткәргеч линиясен файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Федеральная сетевая компания Единой энергитеческой системы” (ФСК ЕЭС) ААҖ идарәсе рәисе Олег Бударгин, Мари Эл Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Виктор Попов, төзелеш һәм энергитика компанияләре вәкилләре катнашты.
“Помары-Удмуртская” 500 кВ яңа югары вольтлы электр үткәргеч линиясенең төп бурычларының берсе – Казанда 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы энергия белән ышанычлы тәэмин итү.
Линия Мари Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе территорияләре аша уза (озынлыгы 300км артык, 1056 терәкләр куелган).
ТР Премьер-министры Илдар Халиков тантанада чыгыш ясап, проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.Ул, бу проект иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырылган, диде. Шулай ук проектка инвестиция күләме 7 млрд.сум тәшкил итүен искә төшерде.
“Помары-Удмуртская” 500 кВ линиясе – заманча электр үткәргеч линиясе, ул Россия, Идел һәм Урал үзәге бәйләнешен көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк,-дип хәбәр итте Олег Бударгин. Бу яңа проект федерация субъектларының киләчәктәге уңышлы үсешенә этәргеч булачак, диде ул.
Премьер-министр Илдар Халиков аеруча алдынгы төзүчеләрне һәм энергетика өлкәсе хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Аерым алганда, бу проект төзелешенә керткән өлеше өчен Олег Бударгинга “Намуслы хезмәт өчен” медален тапшырды.“ Бу бүләкне мин аванс буларак кабул итәм. Татарстан Республикасы – актив үсештәге регион, һәм киләчәктә безнең уртак эшләребез күп”,- диде Олег Бударгин.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина