Яңалыклар

01.07.2013

Казан Универсиадасы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты бүген рәсми кулланылышка керде. Реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Универсиаданың махсус штемпелен салып марка белән конвертны символик әйләнешкә кертеп җибәрде.

01.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.

01.07.2013

"Казан-Аэропорт" интермодаль тимер юл ботагы аша яңа автомобиль юлын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Усады һәм авыллары арасында күпер ачылуы тантанасында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы Михаил Афанасьев катнаштылар.

30.06.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче һәм яңа гына төзелеп беткән Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы объектларын әйләнеп чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР  яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада  Дирекциясе башлыгы  Владимир Леонов озата бардылар.
30.06.2013

«Казан-Арена» футбол стадионын тиешле санитар-экологик халәткә китерер өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан волонтерлар ярдәме кирәк булачак. Тр Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә бүген бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президленты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line  режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru)

30.06.2013

Татарстан Республикасында 2013 елның 30 июне торышына 21466 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алуга гариза язган.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru). 


30.06.2013

2020 елга Татарстан Республикасы торакны 1 кеше башына 1 кв. метр исәбеннән файдалануга тапшыруга ирешәчәк, торакны файдалануга тапшыру планы - 3 млн. 957 мең кв. метр. Республика алдына мондый бурычны федераль үзәк куя. Бүген республика киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Гадәттәгечә чара видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән узды, киңәшмә on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru)

29.06.2013
Бүген Казанда рәсми рәвештә Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында Уеннар Авылы үзенең эшен башлап җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин катнашты.
29.06.2013
Бүген борынгы татар-башкорт бәйрәмен карарга “Коломенское” музей-тыюлыгына 150 мең чамасы мәскәүле һәм башкала кунаклары килгән иде. Мәскәү Сабантуе - иң зур бәйрәм. Милли бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы Сергей Собянин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.
29.06.2013
IV Бөтенроссия авыл Сабан туе бүген Пермь краеның Барда авылында ачылды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ПФО) тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Леонид Гильченко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов сәламләделәр.

Сабан туеның иң беренче күренеше булып, татар халкының милли ашы -“кош теле” әзерләү буенча Россия рекордын кую булды. Пермь аш-су осталары бәйрәм өчен махсус рәвештә 202 кг 336 гр баллы ризыклар әзерләгәннәр.

Битләр: << 1761 ( 1762 ) 1763 1764 1765 1766 1767 1768 1769 1770 >>