Яңалыклар

26.06.2013

Кичә Казан Кремлендә 10 нчы тапкыр Россия чемпионы булган чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасын хөрмәтләделәр. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

26.06.2013

Бүген Казанда бер катлы 261 машина куерлык җир асты парковкасы һәм вокзал алды мәйданында сквер ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Ак Барс Банк" ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры  Валерий Сорокин һәм башкалар катнаштылар. Скверны төзекләндерү белән бергә паркингны төзү "Ак Барс Банк" ААҖ катнашында 2011 елның сентяберендә башланып китте.

26.06.2013

“Универсиада-2013кә кадәр 10 көн” темасына багышланган Мәскәү – Казан видео күпере бүген “РИА Олимпиада очрашулары” (Мәскәү) проекты кысаларында “РИА Новости” халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узды, анда Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты Олег Матыцин, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова булды. Казаннан видео күперендә катнашучылар белән элемтәгә Татарстан Республикасы Президенты, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру оештыру комитеты рәисе урынбасары Р.Н. Миңнеханов чыкты.

26.06.2013

Татарстанда уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышын шактый киметте һәм авыл хезмәтчәннәренә терлекчелекне – азык белән, ә халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Утырыш Кукмара районының Вахитов поселогында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

26.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Кукмара районында эш визиты барышында Татарстан авыл хуҗалыгында кулланыла һәм тәкъдим ителә торган алдынгы технологияләр белән танышып чыкты. Монда Татарстан Республикасы Президенты агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

25.06.2013
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков халыкара Fitch Ratings рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.
25.06.2013
Бүген РФ Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында Россиядә югары тизлекле тимер юл элемтәсе үсеше перспективалары, шул исәптән, Мәскәү-Казан магистрале төзелеше турында сөйләштеләр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
25.06.2013
Татарстан Республикасы территориясендә тартып алынган наркотик матдәләрнең якынча яртысы синтетик наркотиклар. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта РФ Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев хәбәр итте.
Брифинг наркотиклар куллану һәм аларның ТР территориясендә законсыз әйләнеше белән көрәш мәсьәләләренә багышланган иде. Бу чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция-элемтә режимында узды.
25.06.2013

Бүген журналистларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы (2013 елның 20-21 июне) эш йомгаклары турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.

25.06.2013

Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россиянең даими вәкиле урынбасары Илдус Илишев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов һәм башкалар катнаштылар.

Битләр: << 1761 1762 1763 ( 1764 ) 1765 1766 1767 1768 1769 1770 >>